Казанда «Парклар маршы» башлана

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Мәктәп балалары “2016 елгы Парклар маршы” халыкара табигать саклау акциясенең шәһәр этабында катнашырга чакырыла. Чара 1-16 майда Казан шәһәренең балалар эколо­гия-биология үзәгендә үткәреләчәк. Максаты – яшь буынга экологик аң иңдерү һәм аны табигать саклауга җәлеп итү.

“Парклар маршы” түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:

1. Белем бирү һәм агарту: конференцияләр, күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, лекция­ләр, хәбәр чараларында чыгыш ясаулар.

2. Табигать саклау: аеруча саклаулы табигать территорияләрендә практик эшләр, табигать комплексларының торышын тикшерү, тыюлыкларны яклап имза җыю, агитбригада чыгышлары.

3. Конкурслар: иҗади конкурслар, викториналар.

4. Бәйрәмнәр: урам йөрешләре, фестивальләр.

“Парклар маршы” Россиянең һәм чиктәш илләрнең аеруча саклаулы табигать террито­рияләренә ярдәм итү һәм аларны саклау, хакимиятләр, хәбәр чаралары, эшмәкәрләр, халык игътибарын аеруча саклаулы табигать территорияләре проблемаларына юнәлтү, гражданнарда табигый һәм мәдәни байлыкларга карата горурлык уяту буенча халыкара акция булып тора.

Акция материаллары Мәскәүдәге Кыргый табигатьне саклау үзәгенең Бөтенроссия репортажлар конкурсына җибәреләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International