Бүген Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән “ЭКОЛАБ” компаниясе гомуми белем бирү мәктәпләре арасында үткәргән “Кәгазьгә – икенче гомер!” конкурсына йомгак ясалды. (Конкурсның максаты – яшь буында экологик җаваплылык тәрбияләү һәм урманнарны саклау максатында макулатура җыюны арттыру.)
Конкурста җиңүчеләр:
“2014-2015 уку елында иң күп макулатура җыю” номинациясендә – 34нче, 52нче урта мәктәпләр;
“10 ел эчендә 50 тоннадан артык макулатура җыйган мәктәп” номинациясендә – 45нче, 6нчы, 25нче, 23нче, 38нче мәктәпләр2015 елның 28-30 октябрендә Мәскәүдә “Әйләнә-тирәлекне саклауны һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүне дәүләти көйләү 2015” IX бөтенроссия конгрессы уздырыла. Оештыручысы – “Социаль-экономик үсеш агентлыгы” (“АСЭРГРУПП” ҖЧҖ). Чарада Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Росприроднадзор, Главгосэкспертиза, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Үзәк ФО буенча Росприроднадзор департаменты вәкилләре катнашачак. Доклад темалары:
– җитештерүгә экологик контроль (2015-2016 елгы новацияләр);
– дәүләти экологик күзәтчелекне тормышка ашырганда юридик затларның хокукларын яклау;