Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының министр Фәрит Габделганиев җитәкләгән делегациясе, шулай ук Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Казан ш. башкарма комитеты вәкилләре “Генерация компаниясе” ААҖнең 2нче Казан ТЭЦы филиалында электр һәм җылылык энергиясе эшләп чыгару процессын карады һәм табигать саклау эшчәнлеген тикшерде. Аларны генераль директор урынбасары – “Генерация компаниясе” ААҖ техник директоры Илгизәр Гайфуллин һәм 2нче Казан ТЭЦы директоры Радик Галиуллин озата барды.
Делегатлар һәм вәкилләр 2нче Казан ТЭЦында соңгы 5 елда тормышка ашырылган табигать саклау чараларын, аерым алганда заманча мембрана технологияләре иңдерелгән су әзерләү процессын, Киров көл түгү урынын рекультивацияләүне, 2нче ТЭЦ һәм “Савино” котельные территорияләрендәге, чистарту корылмалары булган индустриаль һәм яңгыр канализациясе төзелешен карады.
Делегатларны һәм вәкилләрне бигрәк тә 2014 елда кулланышка кертелгән, морҗаларына газлардагы пычраткыч матдәләр микъдары датчиклары куелган пар-газ корылмалары кызыксындырды. Корылмаларның пычраткычлар чыгаруы традицион блокларныкыннан күпкә кимрәк, ә югары файдалы эш коэффициенты (ФЭК) табигый ресурсларны бәрәкәтле кулланырга да, ягулыкны аз яндыру исәбенә зарарлы матдәләр чыгаруны киметергә дә мөмкинлек бирә.
Фәрит Габделганиев 2нче Казан ТЭЦының экологик проблемаларны чишүдәге уңышларын билгеләп үтте, республиканың табигать саклау органнары һәм “Генерация компаниясе” ААҖ җитәкчелеге арасында атмосфера һавасын саклау, шул исәптән Министрлык һәм “Генерация компаниясе” ААҖ арасында Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү проекты кысаларында экологик мониторинг белешмәләрен онлайн режимда алмашу өлкәсендә хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте