Меңләгән татарстанлы узган ял көнендә өмәләргә чыкты

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында шимбә өмәләре узды. Территорияләрне җыештыру буенча бу чараларга 20 меңнән артык татарстанлы чыкты. Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдә республикада санитар-экологик икеайлык старт алды. “ЭКОяз шундый чор, бу вакытта һәр кеше, нинди яшьтә һәм эштә булуына карамастан, табигать сакчылары сафына кушыла. Һәм бу чәршәмбе һәм шимбә өмәләре генә түгел, чүпне җыештыру гына түгел, ә төрле-төрле флэшмоблар, агачлар утырту, сыерчык оялары һәм җимлекләр ясау, экологик дәресләр, макулатура җыю һәм чүпне төрләргә аеру буенча акцияләр үткәрү, хәтта шигырьләр һәм җырлар да язу”, - дип сөйләде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Аның әйтүенчә, #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк:

“Экомәктәп”, “Экогаилә”, “Экопредприятие”, “Эковуз”, “Экобакча” (балалар бакчалары өчен), “Экоҗәмгыять” (иҗтимагый экологик оешмалар, берләшмәләр өчен), “Экоүзәк” (шәһәр балалар экология-биология үзәкләре өчен).

Узган ел, Экология министрлыгы тарихында беренче тапкыр, территорияләрне җыештыру буенча акцияләрдә миллионнан артык татарстанлы катнашты. Полигоннарга 450 мең куб.м. калдыклар чыгарылды, 600 мең агач һәм куак утыртылды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International