Һава торышы комачауламый. Кабандагы өмәгә бүген 200дән артык татарстанлы чыкты.

2017 елның 1 апреле, шимбә

Бүген Түбән Кабан күленең яр территориясендә массакүләм өмә узды. 200дән артык татарстанлы кулларына капчык, себерке һәм тырма алды – алар арасында: Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары, “ЧИСТАБУЛЫР” хәрәкәте активистлары, “Көмеш волонтерлар” иҗтимагый хәрәкәте һәм республиканың битараф булмаган кешеләре. Зур һәм тату команда алга куелган бурычны бер сәгать эчендә хәл итте. Дмитрий Жуков – аккош турындагы популяр ролик авторларының берсе - бүген #ЭКОяз2017 эмблемасын тәкъдим итте. Нәкъ менә чисталык һәм иминлекне гәүдәләндерә торган су кошы бу язда санитар-экологик икеайлыкның символы булачак.

Территорияләрне җыештыру буенча өмәләр бүген Татарстанның һәр шәһәр һәм районыныда узды.

Санитар-экологик икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтергә мөмкин булачак. Бөтен яңалыклар, фото, видео - #эковесна2017 хештегы белән куелачак. Барлык теләүчеләр – шимбә һәм чәршәмбе өмәләрендә, табигать саклау акцияләрендә катнашучылар, экологик хәрәкәтләр, иҗтимагый оешмалар активистлары, укучылар, студентлар - әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертүче һәркем кушыла ала. Тулырак – оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT аккаунтында.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International