Икътисад һәм экология бәйләнешләрен Чаллы студентларына Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина аңлатты

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Яр Чаллыда шәһәр вузларында экологик дәресләр үткәрде: Яр Чаллы Сәүдә-технология институтында һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында. Занятиеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелде. Әлфия Когогина студентларга кешелекнең икътисадый үсешенең табигый ресурсларга нинди йогынты ясавы турында сөйләде. “Күп илләрнең икътисады һәм миллионлаган кешеләрнең тормышы бүген җирдә табигый ресурслар булуга бәйле. Хәзер кешеләр булган барлык табигый ресурсларны – җир асты байлыкларын, тау токымнарын, туфракның өске катламын, су запасларын, урманнарны һәм хәтта һаваны үзләренең җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә файдаланалар”. Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Татарстан Республикасында экологик-аналитик контроль системасы турында сөйләделәр, күчмә лабораторияләр ярдәмендә атмосфера һавасын мониторинглау алымнарын күрсәттеләр.

Мондый мероприятиеләр, үсеп килүче буынның дөньяга экологик карашларын формалаштыру һәм яшьләргә профессиональ ориентация бирү максатында, даими үткәрелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International