Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык һәм Россия геология җәмгыяте мәктәп укучыларын яшь геологларның XI Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашырга чакыра. Белем бирү чарасы 31нче июльдән 9нчы августка кадәр Кемерово өлкәсендә узачак. Үз өлкәсендә иң яхшысы исеменә Россиядән һәм якын чит илләрдән 500 укучы көрәшәчәк. Яшь геологлар түбәндәге төр ярышларда белем һәм тәҗрибәләрен күрсәтәчәк: “Геологик маршрут”, “Геологик кисем”, “Палеонтология”, “Минералогия һәм петрография”, “Гидрология”, “Радиометрия”, “Шлих сынап карау”, “Нефть һәм газ”, “Техник куркынычсызлык нигезләре”, “Кыр тукталышын оештыру”, “Геологик хисап”, “Геологик һәйкәлне тасвирлау”. Спорт ярышларыннан тыш укучылар геологик конкурсларда да катнашачак (“Геология һәм без”, “Фотография”, “Рәсем”, “Таштан ясалган әйбер”).
Олимпиадада катнашу өчен, 2017 елның 20 апреленнән соңга калмыйча, Оештыру комитетының эш төркеменә заявка бирергә кирәк. Заявкалар 115191, Мәскәү, 2-ая Рощинская ур., 10, Россия геология җәмгыяте адресы буенча яки электрон почта буенча syashina@rosnedra.gov.ru, rosgeo@yandex.ru, kemerovo@rosnedra.gov.ru. кабул ителә.
Яшь геологлар олимпиадасы нигезләмәсе белән мероприятиенең сайтында танышырга мөмкин - http://juvengeokem.ru.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте