ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының күчмә лабораториясе бүген "Казаньоргсинтез" ГАҖ территориясендә эшли, биредә 3 квадрат метр мәйданлы трубаүткәргечтә факел яна башлады. Экспресс-анализ ясау ярдәмендә ачыкланганча, азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, сероводород, күкерт диоксиды буенча күрсәткечләрнең артуы күзәтелми. 

"ГорпромЭкспо-2018" халыкара күргәзмә-форумында Россиядә тау сәнәгате өлкәсендәге казанышлар һәм минерал-чимал материаллары табу һәм эшкәртү өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшәчәкләр. Чара 2018 елның 11 апреленнән 14енә кадәр Мәскәүдә "Гостиный Двор" конгресс-күргәзмә үзәгендә узачак.

6 февральдән 9ына кадәр Казан шәһәренең Петровский поселогында мәктәп укучылары өчен экология буенча Россиякүләм олимпиаданың республика этабы узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасының белем бирү йортларында 9-11 сыйныфларда укучы 140тан артык бала катнашачак. Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар аның йомгаклау этабында катнашачак, ул 18-24 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак. Шунысын билгеләп узарга кирәк, Татарстан укучылары күп еллар дәвамында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә белемле булуларын күрсәтә. 

15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.

Татарстан Республикасының геологлар берләшмәләре (5-11 сыйныфлар укучылары һәм аларның җитәкчеләре) Себер геологик олимпиадасында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Новосибирск дәүләт университетыныың геологоия-геофизика факультеты, РФА СБ Нефть-газ геологиясе һәм геофизика институты тора.

Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской 2018 елда геологик өйрәнү максатларында файдалану өчен тәкъдим ителә торган җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлеген раслады. Бу хакта Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Казанның белем бирү учреждениеләрендә 1-11 сыйныфларда укучылар шәһәрнең балалар иҗаты буенча "Төргәкнең икенче гомере - 2018" конкурс-күргәзмәсендә катнаша ала. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәрнең балалар өчен экология-биология үзәге катнаша. 


2
февраль, 2018 ел
җомга

Казанлылар фосфорсыз юу чараларына күчәргә әзерме? Казан үзәгендә татарстанлыларны экологик юуу чараларын файдалануга күчүгә өндәү буенча сораштыру-анкета сорауларына җавап алу чарасы уздырылды. Волонтерлар аларның ни өчен куркыныч булуы һәм нәрсәгә алмаштырырга мөмкин булуы турында аңлатты. 

Лениногорскиның Трубная һәм Чайковский урамнары кисешкән урын. Шушы урында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чистартылмаган канализация суларының җирлек рельефына ташлану очрагын теркәде. Пычранган урын мәйданы 109,6 квадрат метр тәшкил итте. 

Түбән Кама шәһәре атмосфера һавасында чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән пычраткыч матдәләрнең теркәлгән күләме 6,6 мәртәбә кимегән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дәүләт экология экспертизасы һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормага салу идарәсе белгечләре шундый мәгълүматлар җиткерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International