Татарстаннан 140 мәктәп укучысы экология буенча Россиякүләм олимпиаданың төбәк этабында катнашачак

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

6 февральдән 9ына кадәр Казан шәһәренең Петровский поселогында мәктәп укучылары өчен экология буенча Россиякүләм олимпиаданың республика этабы узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасының белем бирү йортларында 9-11 сыйныфларда укучы 140тан артык бала катнашачак. Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар аның йомгаклау этабында катнашачак, ул 18-24 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак. Шунысын билгеләп узарга кирәк, Татарстан укучылары күп еллар дәвамында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә белемле булуларын күрсәтә. Узган ел Татарстан Республикасы командасы мәктәп укучылары өчен экология буенча Санкт-Петербургның Сәнәгать технологияләре университетында узган Россиякүләм олимпиадасының йомгаклау этабында абсолют җиңүче булды. Республикадан 5 укучы беренче урыннарны яулады, тагын 17се призер булды.

"Мондый интеллектуаль ярышларда экология буенча теоретик белемнәреннән тыш, табигатькә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерүче генә җиңеп чыга ала. Әлеге чара кысаларында мәктәп укучылары эшли торган табигать саклау проектлары әйләнә-тирәлек турында кайгыртуның үрнәк мисалы булып тора. Үсеп килүче буынның туган табигатенә нәкъ менә шундый мөнәсәбәтле булып үсүе безнең өчен аеруча әһәмиятле”, – дип билгеләде Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International