Чиста агу. Бүген Казанда яшәүчеләргә фосфоркатнашмалы юу чараларының куркыныч булуы турында сөйләделәр

2018 елның 2 феврале, җомга

Казанлылар фосфорсыз юу чараларына күчәргә әзерме? Казан үзәгендә татарстанлыларны экологик юуу чараларын файдалануга күчүгә өндәү буенча сораштыру-анкета сорауларына җавап алу чарасы уздырылды. Волонтерлар аларның ни өчен куркыныч булуы һәм нәрсәгә алмаштырырга мөмкин булуы турында аңлатты. "Безнең күбебез фосфор катнашындагы юу чараларын көн саен куллану аркасында меңнәрчә тере организмнарның һәлак итүе турында уйланып та карамый", – дип сөйләде "Чиста булачак" экология хәрәкәте активистлары.  

Татарстанда әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык тәэмин итү, шул исәптән су объектларына фосфоркатнашмалы матдәләр таншлануны киметү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Сулыкларга фосфоркатнашмалы матдәләрнең шактый күләмдә ташлануы көнкүреш химиясеннән, шул исәптән төрле юуу чараларыннан файдалануга бәйле. Сулыкларга эләккәндә фосфор кушылмалары зәңгәр-яшел суүсемнәрнең актив үсеш алуына китерә, алар исә су объектларына алга таба кислород килүне тоткарлый. Моннан тыш, зәңгәр-яшел суүсемнәр судагы агулы матдәләрнең тотрыклы рәвештә таркала башлануына китерә, бу исә су объектларындагы тере организмнарны һәлак итә. Табигый суның сыйфаты санитар һәм токсикологик күрсәткечләре буенча начарлана бара, үзәкләштерелгән рәвештә су белән тәэмин итү өчен сизелерлек каршылыклар барлыкка килә.

Халыкның фосфатсыз синтетик юу чараларын сатып алуы су объектларына фосфоркатнашмалы матдәләр ташлануны киметәчәк. Татарстанда берничә ел дәвамында катнашында фосфор аз булган фосфатсыз юу чараларын җитештерү буенча иң яхшы технологияләр кулланыла. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International