11-14 апрель көннрәрендә Мәскәүдә минерал-чимал материаллары табу һәм эшкәртү өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшәчәкләр

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

"ГорпромЭкспо-2018" халыкара күргәзмә-форумында Россиядә тау сәнәгате өлкәсендәге казанышлар һәм минерал-чимал материаллары табу һәм эшкәртү өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшәчәкләр. Чара 2018 елның 11 апреленнән 14енә кадәр Мәскәүдә "Гостиный Двор" конгресс-күргәзмә үзәгендә узачак.

IV Илкүләм тау сәнәгате форумы "ГорпромЭкспо-2018" халыкара күргәзмә-форумының үзәк вакыйгасына әвереләчәк. Бизнесның, фәннең һәм дәүләт хакимиятенең вәкиллекле, турыдан-туры һәм күрсәтмәле диалогы икътисадның Россиядәге тау сәнәгате секторында функцияләү проблемаларын килешенгән рәвештә хәл итү һәм үстерү каралары эшләнүен тәэмин итәчәк.

Күргәзмәдә Россиядән һәм чит илләрдән 200 артык тау сәнәгате предприятиесе, шулай ук профильле фәнни-тикшеренү, кредит-финанс һәм сәүдә оешмасы үзләренең экспозициясен тәкъдим итәчәк. Боларның барысы да төбәкләрнең тау сәнәгате тармакларының фәнни-техник, җитештерү һәм инновацияле потенциалын уңышлы презентацияләүгә, эшлекле сөйләшүләрне уңышлы уздыруга һәм үзара файдалы килешүләрне имзалауга ярдәм итәчәк.

Форум бүлеге минерал-чимал комплексындагы актуаль темалар, шул исәптән җир асты байлыкларыннан файдалану, сәнәгать куркынычсызлыгы, экология өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча төрле конгресслар һәм конференцияләр белән үрелеп барачак. Россия экспортерларына һәм төбәктәге сәнәгать-чимал кластерларына дәүләт булышлыгын күрсәтү чараларын киңәйтүгә махсус игътибар биреләчәк.

 "ГорпромЭкспо-2018" халыкара күргәзмә-форумын оештыручылар булып Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Горнопромышленники России" коммерциясез партнерлыгы чыгыш ясый. Чара турында тулырак мәгълүматларны сайттан алырга мөмкин: https://gorpromexpo.ru/

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International