Түбән Кама шәһәре атмосфера һавасында чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән пычраткыч матдәләрнең теркәлгән күләме 6,6 мәртәбә кимегән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дәүләт экология экспертизасы һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормага салу идарәсе белгечләре шундый мәгълүматлар җиткерде. Әгәр дә 2014 елда Түбән Кама шәһәре буенча атмосфераның пычрануын автомат рәвештә тикшереп тору системасында күрсәткечләрнең артык булуы 1427 дәрәҗәсендә теркәлгән булса, 2017 елда алар – 216 булган. Исәп-хисап мониторингы системасыннан файдаланып, һава саклау законнарын бозучы предприятиеләр ачыклана, аларга карата административ йогынты чаралары күрелә.
Атмосферага булган зарарлы матдә ташландыкларын кардиналь рәвештә киметү – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативасы, "барыннан да элек сәнәгатьне технологик яктан яңача җиһазлау, мөмкин булган иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү хисабына", – дип берничә искәртте Президент.
Татарстандагы һаваның сыйфатын өзлексез режимда атмосфера һавасы пычрануын тикшерү буенча 16 автомат станция күзәтеп тора. ТР Экология министрлыгы тарафыннан ел саен төп пычраткыч матдәләрне (үлчәнгән матдәләр, углерод оксиды, сероводород, күкерт диоксиды, азот оксиды, аммиак) һәм специфик пычраткыч матдәләрне (бензол, толуол, ксилол, хлорбензол, этилбензол, стирол, изопропилбензол, этилен оксиды, фенол, гексан, гептан, октан, нонан, декан, метан, этан, этен, пропан, пропен, изо-бутан, бутан, изо-бутен, бутен-1, бутен-2, изо-пентан, пентан) ачыклау буенча 3 миллионнан артык анализ уздырыла. Мәгълүматлар һәр 20 минут саен автомат режимда теркәлеп бара. Атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең арту фактына оператив йогынты ясау һәм пычратуның ихтимал чыганагын ачыклау максатында Министрлык тарафыннан автомат станцияләрдәге кебек аналогик җайланмалар комплексы белән тәэмин ителгән 6 күчмә экологик лаборатория файдаланыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте