ТР Экоминистрлыгы: "Казаньоргсинтез" тарафыннан һава пычрату факты расланмады"

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының күчмә лабораториясе бүген "Казаньоргсинтез" ГАҖ территориясендә эшли, биредә 3 квадрат метр мәйданлы трубаүткәргечтә факел яна башлады. Экспресс-анализ ясау ярдәмендә ачыкланганча, азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, сероводород, күкерт диоксиды буенча күрсәткечләрнең артуы күзәтелми. Барлык күрсәткечләр дә норма чикләрендә. Лаборатория шартларында ароматик, этилен, метан һәм башка матдәләр буенча да анализлар уздырылачак. Атмосфера һавасының сыйфатын тикшереп тору эше дәвам итә.  

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International