Лениногорскиның Трубная һәм Чайковский урамнары кисешкән урын. Шушы урында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чистартылмаган канализация суларының җирлек рельефына ташлану очрагын теркәде. Пычранган урын мәйданы 109,6 квадрат метр тәшкил итте. Экологлар СИАК белгечләре белән берлектә туфрактан һәм канализация суларыннан пробалар алды. Лаборатория тикшерүләре күрсәткәнчә, агынты суда аммоний күрсәткече 41 мәртәбә артык, нефть продуктлары – 3,3 мәртәбә. Туфракта аммонийлы азотның 6,9 мәртәбә һәм нефть продуктларының 7 мәртәбә күбрәк булуы ачыкланды. Әлеге факт буенча Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары Лениногорск оешмасы адресына РФ КоАП 8.1 статьясы ("Шәһәр төзү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яисә бүтән объектларны эксплуатацияләгәндә экология таләпләрен үтәмәү") нигезендә һәм РФ КоАП 8.6 ст. 2 өлеше ("Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән яисә кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш киткәндә туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, димәк җирләрне бозу") нигезендә административ беркетмәләр төзеде. Экологлар 60 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарды һәм бер ай дәвамында әлеге бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте