Казанның мәктәп укучылары "Төргәккә икенче гомер" бүләк итә ала

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Казанның белем бирү учреждениеләрендә 1-11 сыйныфларда укучылар шәһәрнең балалар иҗаты буенча "Төргәкнең икенче гомере - 2018" конкурс-күргәзмәсендә катнаша ала. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәрнең балалар өчен экология-биология үзәге катнаша.

Конкурс ике номинация буенча уза:

"Пластик" - пластик шешәләр, CD, DVD дисклар;

"Кәгазь" - төрү кәгазе, газеталар, журналлар, гофрокатыргы.

Конкурска яраксыз материаллардан эшләнгән һәм табигый объектларны чагылдыручы эшләр кабул ителә. Кул эшләнмәләрен төрле декоратив элементлар (төймәләр, пайеткалар, бисер, микробисер, полимер балчык) белән бизәү хуплана. Жюри әгъзалары эшләрне техникасы һәм ясалыш осталыгы, сайланган теманың тулы дәрәҗә яктыртылуы, образлылыгы, төсләр белән чишелеше һәм оргинальлеге буенча бәяләячәк.

Катнашучыларның кул эшләнмәләре Шәһәрнең балалар өчен экология-биология үзәгендә кабул ителәчәк, Казанның түбәндәге адресы буенча: Космонавтлар урамы, 57, – 2018 елның 5 мартыннан 1 апреленә кадәр.

 

Конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга була: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/gormeropr.htm

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International