2018 елда геологик өйрәнү максатларында файдалану өчен тәкъдим ителә торган җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлеге расланды

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской 2018 елда геологик өйрәнү максатларында файдалану өчен тәкъдим ителә торган җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлеген раслады. Бу хакта Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Исемлеккә 39 кишәрлек кертелгән:  аның 34ендә – углеводород чималы ресурслары, 3сендә – каты файдалы казылмалар, 2сендә җир асты минерал сулары фаразлана. Асылда, нефть һәм газның фаразланган ресурслары булган кишәрлекләр Ненец автономияле округында (5), Томск өлкәсендә (3), Төмән өлкәсендә (1), Саха Республикасында (Якутия) (3), Ханты-Мансийск автономияле округы – Юграда (9), Ямал-Ненец автономияле округында (13) тәкъдим ителә. 

Саха Республикасының Хастахск кишәрлеге эре буларак классификацияләнә һәм D2 категориясендәге газ ресурсларының 109,7 миллиард куб. м. күләмендә һәм D2 категориясендәге нефтьнең 43,8 миллион тонна күләмендә фаразланган ресурсларына ия. Ямал-Ненец аватономияле округындагы берничә кишәрлек эре буларак классификацияләнә һәм анда газ ресурслары фаразлана. Саха Республикасында (Якутия) 2 кишәрлек тәкъдим ителә, аларда Р2 категориясендәге чәчмә алмаз ресурслары – 10 мең карат, шулай ук Р3 категориясендәге ресурслар – 2.593 миллион карат фаразлана. Красноярск краенда өйрәнү өчен известьташ ресурслары фаразланган кишәрлек тәкъдим ителә. Хабаровск краенда геологик өйрәнү максатларында 2 җир асты кишәрлеге тәкъдим ителә, аларда җир асты минерал су ресурслары фаразлана.
Җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлеге белән Табигать министрлыгы сайтында танышырга мөмкин:

http://www.mnr.gov.ru/news/detail.php?ID=344242

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International