Казанның 1-7 сыйныфларында белем алучылар шәһәрнең "Зилантенок" IX ачык экология форумында катнаша ала. Чараның оештыручысы булып Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тора.
Көндәлек тормышта табигатьне саклау өчен нинди өлеш кертергә була, – Актаныш һәм Минзәлә укучылары шул хакта фикер алышты. Үз-үзеңне экологик тоту турында балаларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре ЭКОдәрес кысаларында сөйләде.
Җитешсезлекләр бетерелгәнчегә кадәр Казандагы "Ателье "БМД" автосервисының эшчәнлеге туктатылды. Элегрәк корыту-буяу камерасын эксплуатацияләгәндә оешма зарарлы (пычрата торган) матдәләрне махсус рөхсәттән башка атмосфера һавасына чыгара торган булган. Табигать саклау законнары бозылу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары теркәде.
Яшел Үзән районы мәктәп укучылары "Һәр сыерчыкка – берәр сарай" конкурсында катнашуга чакырыла, әлеге чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе район Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә оештыра.
Төнге популяр лекцияләр, интерактив зоналар, экология дәресләре, интеллектуаль уеннар һәм мастер-класслар. Бу чаралар бүген Казан федераль университетында бер темага берләштерелде – әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланды. Татарстан башкаласында "Эко-төн" узды. Әлеге чарада йөзләрчә мәктәп укучысы, студентлар, мөгаллимнәр һәм теләге булган һәркем катнашты.
Татарстандагы 7-18 яшьлек мәктәп укучылары "Тыюлыклы табигать дөньясы" плакатлар конкурсында катнаша ала. Оештыручысы булып М. А. Заблоцкий исемендәге Приокск-Терраса дәүләт табигый биосфера тыюлыгы тора.
Әлмәт кешесе илдән чыга алмый торган гражданнар исемлегенә эләккән. Моңа 33 мең сум күләмендә табигать ресурсларына китерелгән зыянны вакытында капламау сәбәпче булган. Гражданин төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын Әлмәт территориясендәге туфракка ташлау нәтиҗәсендә әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаган.
Мәктәп укучыларының сәхнә иҗатына бәйле Халыкара Театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышланган "Аллы-гөлле сәхнә" IV республика экология фестивалендә катнашуга заявкалар кабул ителә. Әлеге чарада 6-18 яшендәге башкаручылар һәм Татарстан Республикасының белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре балалар коллективлары катнаша ала.
Азнакай шәһәренең 8 нче санлы "Оячык" балалар бакчасында "Хайваннар дөньясында" темасына экология дәресе узды. Фаунаны өйрәнү буенча балаларга белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре уздырды.
Дөньяның барлык почмакларыннан меңнән артык белгеч һәм галим тау сәнәгате өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм инновацияләр хакында фикер алышу өчен Мәскәүгә җыелачак. 2018 елның 15 сентябреннән 21енә кадәр Халыкара сәүдә үзәгендә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX халыкара конгрессы IMPC 2018 булачак.