Зоология дөньясына сәяхәт. Азнакайда экология дәресе узды

2018 елның 2 марты, җомга

Азнакай шәһәренең 8 нче санлы "Оячык" балалар бакчасында "Хайваннар дөньясында" темасына экология дәресе узды. Фаунаны өйрәнү буенча балаларга белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре уздырды. Дәрес кысаларында экологлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга илебезнең һәм республиканың хайваннары турында кызыклы һәм гадәти булмаган фактлар турында сөйләде. "Яшь зоологлар" уены балаларда аеруча зур кызыксыну уятты, аның барышында балалар бакчасына йөрүче нәниләр туган төбәгендәге табигать ияләре турында белемнәре белән уртаклашты. Ык буе территориаль идарәсе белгечләре билгеләп узганча, аралашуның нәкъ менә шундый форматы нәтиҗәле дә инде. Алар сүзләренчә, мондый дәресләр балаларга аралашуда зуррак мөмкинлекләр бирә, теория материалын тәҗрибәдә ныгытырга ярдәм итә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International