Мәктәп укучыларының сәхнә иҗатына бәйле Халыкара Театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышланган "Аллы-гөлле сәхнә" IV республика экология фестивалендә катнашуга заявкалар кабул ителә. Әлеге чарада 6-18 яшендәге башкаручылар һәм Татарстан Республикасының белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре балалар коллективлары катнаша ала.
Әлеге чараның конкурс программасы түбәндәге номинацияләр буенча узачак:
- "Драма театры" (озынлыгы чикләнмәгән),
- "Музыкаль театр" (озынлыгы чикләнмәгән),
- "Курчак театры" (озынлыгы чикләнмәгән),
- "Агитбригада" (15 минутка кадәр),
- "Композиция" (10 минутка кадәр),
- "Миниатюра" (5 минутка кадәр),
- "Матур сүз" (5 минутка кадәр).
Катнашу өчен 2018 елның 31 мартына кадәр фестивальнең Оештыру комитетына заявка тапшырырга кирәк: 420061, Казан ш., Космонавтлар ур., 57, Шәһәрнең балалар экология-биология үзәге яки e-mail: gdebcorg@yandex.ru. Заявкага конкурста катнашу буенча CD, DVD, флэшка белән документаль (монтажланмаган) санлаштырылган видеоязма яисә e-mail буенча җибәрелгән видеофайл яки Youtube видеосына сылтама кушып куела.
Чара нигезләмәсе белән сайтта танышырга була: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/gormeropr.htm
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте