Яшел Үзән районында "Һәр сыерчыкка – берәр сарай" конкурсы игълан ителде

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Яшел Үзән районы мәктәп укучылары "Һәр сыерчыкка – берәр сарай" конкурсында катнашуга чакырыла, әлеге чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе район Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә оештыра.

Конкурс 3 номинация буенча уза:

- "Оптималь вариант" (кошларның барлык ихтыяҗларына җавап бирә торган сыерчык оясы);

- "Креатив сыерчык оясы" (иң оригиналь сыерчык оясы);

- "Милли колориты булган сыерчык оясы".

Конкурста катнашу өчен сыерчык оясын әзерләргә һәм элеп куярга кирәк, башкарылган эш турында фотохисапны һәм анкетаны 2018 елның 16 мартына кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә: Gilmanova.0809@mail.ru.

Иң яхшы кул эшләнмәләре түбәндәге критерийлар буенча билгеләнәчәк:

- конкурс номинацияләренә туры килүе;

- сыерчык ояларын эшләгәндә төп кагыйдәләрне үтәү;

- әзерләү материалы;

- оригинальлек;

- башкару сыйфаты;

- пөхтәлек;

- зәвыкълылык;

- иҗадилык һәм дизайн.

Җиңүчеләрне 22 март көнне атаячаклар.

Белешмәләр өчен телефон: (84371) 4-97-61.

Конкурс турында нигезләмә

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International