Әлмәт кешесе илдән чыга алмый торган гражданнар исемлегенә эләккән. Моңа 33 мең сум күләмендә табигать ресурсларына китерелгән зыянны вакытында капламау сәбәпче булган. Гражданин төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын Әлмәт территориясендәге туфракка ташлау нәтиҗәсендә әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаган. Әлеге хокук бозу очрагы өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары аны РФ КоАП 8.2 ст. буенча ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") җаваплылыкка тартты. Экологлар табигатькә китерелгән зыянны исәпләгән. Ул 33 мең сум тәшкил итә. Җир ресурсларына китерелгән зыянны хокук бозучы билгеләнгән чорда капламаган. Шуның нәтиҗәсе буларак, ТР буенча Суд приставларынең федераль хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы суд приставлары Әлмәт районы бүлеге суд приставы-үтәтүчесе хокук бозучыга карата Россиядән читкә чыгуны чикләде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте