Татарстандагы 7-18 яшьлек мәктәп укучылары "Тыюлыклы табигать дөньясы" плакатлар конкурсында катнаша ала. Оештыручысы булып М. А. Заблоцкий исемендәге Приокск-Терраса дәүләт табигый биосфера тыюлыгы тора.
Катнашу өчен "Тыюлыклы территорияне саклыйк" темасына плакат әзерләргә кирәк. Иҗат эше сәнгать һәм демонстрация өлешләреннән торырга, тыюлыкның матурлыгын, үзенчәлекләрен, кыйммәтен чагылдырырга һәм кыска, эчтәлекле гыйбарәдән торган шигарьле булырга тиеш. Конкурс материалларын 2018 елның 15 маена кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрү зарур: 142200 Мәскәү өлкәсе, Серпухово районы, Данки, Приокск-Терраса тыюлыгы.
Конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга була: https://pt-zapovednik.ru/konkurs-mir-zapovednoj-prirody/
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте