Һаваны пычраткан өчен шәһәрнең Яңа Савин районы суды Казандагы автосервис эшен туктатты

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Җитешсезлекләр бетерелгәнчегә кадәр  Казандагы "Ателье "БМД" автосервисының эшчәнлеге туктатылды. Элегрәк корыту-буяу камерасын эксплуатацияләгәндә оешма зарарлы (пычрата торган) матдәләрне махсус рөхсәттән башка атмосфера һавасына чыгара торган булган. Табигать саклау законнары бозылу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. Экологлар оешманы РФ КоАП 8.21 ст. 1 өлеше ("Махсус рөхсәттән башка атмосфера һавасына зарарлы матдәләр ташлау") буенча җаваплылыкка тартты, ә эш материалларын Яңа Савин районы судына тапшырды. Суд карары нигезендә Казанның "Ателье "БМД" автосервисының эшчәнлеге җитешсезлекләрне бетергәнчегә кадәр туктатылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International