Яраксызланган батарейкаларны җыю өчен контейнер хәзер Чистайда да бар. Яраксызланган ток чыганаклары Чистайның Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдокимович исемендәге мәктәп-интернатында, Л.Толстой урамы, 44а адресы буенча кабул ителә.
16 март көнне 14:00 сәгатьтә Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Совет ур., 18) экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Халык сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстан Республикасының "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте активистлары белән очрашты. Чара кысаларында 2017 елга йомгак ясалды һәм 2018 елга планнар турында сүз барды. Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасында #ЭКОяз2018 чарасын уздыруга аеруча зур игътибар юнәлтте.
2018 елның 15-16 март көннәрендә Санкт-Петербургта "Атмосфера-2018" ХХ Халыкара Экология Конгрессы булачак. Әлеге чарада, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгын да кертеп, федераль башкарма хакимият органнарыннан, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәттән, Кулланучыларның хокукларын һәм кешенең иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән, Россия Федерациясе субъектларының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге башкарма хакимият органнарыннан, зур сәнәгать компанияләренең экология хезмәтләреннән, әйдәп баручы фәнни-тикшеренү оешмаларыннан вәкилләр катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында республикада сәнәгать калдыклары белән эшләү буенча региональ оператор институты кертү мәсьәләләре хакында сүз булды.
Койманы сүтү юлы белән гражданнарның Отар күленнән ирекле файдалана алуын тәэмин итү. Татарстан Республикасы Югары суды Казаннның Идел буе районындагы законсыз корылма хуҗасы адресына шундый карар чыгарды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре сулык ярында ике метрлы металл койма булуын ачыклады.
Кукмара районында "Эзләнүләр һәм иҗат аша камиллеккә таба" фәнни-гамәли экологик-географик конференция узды. Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән 180 артык катнашучы табигать саклау темаларына тикшеренү эшләрен тапшырды. Үз эшләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары туган төбәктәге табигый күптөрлелек темаларын, кеше экологиясе белән сәламәтлекнең, табигатьне яклау юнәлешендә иҗтимагый хәрәкәтләрнең үзара бәйләнешен чагылдырган.
2018 елның 24 мартында экологик, ресурсларны сакчыл файдалану һәм электр энергиясен саклау буенча иң зур “Җир Сәгате” акциясе уздырылачак. Россия Табигать министрлыгы әлеге акциядә катнашырга чакыра. Моның өчен сезгә бары тик 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр утны өзәргә, электр энергиясеннән эшләүче барлык җайланмаларны сүндерергә кирәк булачак.
Су турында халыкара We Are Water кыска метражлы фильмнар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, анда 18 яшенә җиткән теләсә кем катанаша ала.
Конкурс 3 номинация буенча уза:
- Документаль фильм;
- Нәфис фильм;
- Анимация.
Экологлар карарын үз көчендә калдырырга һәм хокук бозучыларны 50 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәзага тартырга. Татарстан Республикасы Югары суды Әлмәтнең "Татнефтедор" оешмасына карата шундый карар чыгарды. Элегрәк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре компаниядән Лениногорск районындагы карьердан ком табуны раслаучы документларны таләп иткән иде.