Казанның 1-7 сыйныфларында белем алучылар шәһәрнең "Зилантенок" IX ачык экология форумында катнаша ала. Чараның оештыручысы булып Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тора.
Чара түбәндәге юнәлешләр буенча узачак:
Фәнни-тикшеренү. 4 тематик бүлекне үз эченә ала:
- "Үсемлекләр экологиясе" (үсемлекләрнең, гөмбәләрнең һәм лишайникларның биологик һәм экологик үзенчәлекләрен тикшерү);
- "Хайваннар экологиясе" (хайваннарның биологиясе һәм экологиясе өлкәсендә тикшерүләр, хайваннарның үз-үзен тотышын тикшерү);
- "Кеше экологиясе" (әйләнә-тирә социаль мохиттәге факторларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы);
- "Кеше һәм аны чолгап алган табигый тирәлек" (кешенең әйләнә-тирә табигать тирәлеге белән үзара бәйләнеше).
Табигать саклау юнәлеше.
Әлеге секциядә табигатьне саклау проблемаларын хәл итүдә шәхсән гамәл кылуны чагылдыра торган эшләр карала: шәһәр һәм шәһәр яны, яр буе территорияләрен, чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү, мәктәп яны территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү, сыерчык оялары ясау һәм элү, төрле табигать саклау акцияләре оештыру һәм уздыру;
Мәгърифәт юнәлеше, 4 номинацияне үз эченә ала: "Стена газеталары", "Плакатлар", "Рефератлар", "Әдәби иҗат (эссе)".
Катнашу өчен 2018 елның 16 мартына кадәр конкурс материалларын түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: Космонавтлар урамы, 57 й. 19-30 март көннәрендә беренче этап (читтән торып) кысаларында 2018 елның 7 апрелендә кара-каршы узачак турда катнашу өчен эшләр сайлап алыначак.
Чара нигезләмәсе белән ШБЭБҮ сайтында танышырга була: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/gormeropr.htm
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте