Штраф белән генә котылып булмады. Югары суд Отар күле ярындагы законсыз койманы сүтү бурычын йөкләде

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Койманы сүтү юлы белән гражданнарның Отар күленнән ирекле файдалана алуын тәэмин итү. Татарстан Республикасы Югары суды Казаннның Идел буе районындагы законсыз корылма хуҗасы адресына шундый карар чыгарды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре сулык ярында ике метрлы металл койма булуын ачыклады. Объект күлдән 1,2 метр ераклыкта урнаштырылган иде, бу исә РФ Су кодексының 6 ст. 6 п. бозу булып тора: Уртак файдаланудагы су объектының яр буе линиясе (су объекты чикләре) буенча җир полосасы (су объекты чикләре) уртак файдалану өчен билгеләнгән. Уртак файдаланудагы су объектларының яр буе полосасының киңлеге егерме метр тәшкил итә. Яр буе полосасын үзирекле рәвештә камап алган өчен экологлар койма хуҗасын РФ КоАП 8.12.1 ст. буенча административ җаваплылыкка тартты: "Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле рәвештә үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү". Моннын тыш, ҮТИ инспекторлары җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирде. Металл койма билгеләнгән чорда сүтелмәде, нәтиҗәдә экологлар Идел буе районы судына дәгъва белән мөрәҗәгать итте, мәхкәмә карарны үзгәрешсез калдырды. Мондый бәяләмә белән килешмәгән койма хуҗасы Татарстан Республикасы Югары судына шикаять белдерде, югары мәхкәмә шулай ук Отар бистәсендә яшәүченең гамәлләрен законсыз дип таныды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International