Чистайда батарейкалар җыю өчен контейнер урнаштырылды

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Яраксызланган батарейкаларны җыю өчен контейнер хәзер Чистайда да бар. Яраксызланган ток чыганаклары Чистайның Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдокимович исемендәге мәктәп-интернатында, Л.Толстой урамы, 44а адресы буенча кабул ителә.  Куркынычлы калдыкларны җыю пункты мәктәп укучылары инициативасы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә барлыкка килгән. Табигать саклау ведомствосы хезмәткәрләре укучыларның экологик активлыгын югары бәяләде һәм куркынычлы калдыкларны тиешле рәвештә җыюның һәм эшкәртүнең табигать ресурсларын саклауда әһәмиятле булуын билгеләде. Алар сүзләренә караганда, бер бармакчалы батарейканы утильләштерү 20 квадрат метр җирнең яисә 400 литр суның пычрануын булдырмый калырга ярдәм итә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International