Су турында халыкара We Are Water кыска метражлы фильмнар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Су турында халыкара We Are Water кыска метражлы фильмнар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, анда 18 яшенә җиткән теләсә кем катанаша ала.

Конкурс 3 номинация буенча уза:

- Документаль фильм;

- Нәфис фильм;

- Анимация.

Катнашу өчен 2018 елның 3 апреленә кадәр конкурс сайтында: http://filmfestival.wearewater.org/en/about_302911 теркәлергә һәм үзеңнең кыска метражлы фильмны җибәрергә кирәк. Видеороликлар су ресурсларын саклау мәсьәләләрен чагылдырырга тиеш: судан файдалану проблемасы, санитар шартлар, эчү гигиенасы, авыл хуҗалыгы белән суны пычрату, су һәм туклану, су һәм мәгариф һәм башкалар.

Иң яхшы эшләрнең авторларын апрельдә сайлап алачаклар, 2 майдан 1 июньгә кадәрге чорда тамашачы симпатиясенә приз хуҗасы билгеле булачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International