Экологлар карарын үз көчендә калдырырга һәм хокук бозучыларны 50 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәзага тартырга. Татарстан Республикасы Югары суды Әлмәтнең "Татнефтедор" оешмасына карата шундый карар чыгарды. Элегрәк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре компаниядән Лениногорск районындагы карьердан ком табуны раслаучы документларны таләп иткән иде. Оешма тиешле белешмәләрне тапшырмады, шуның өчен РФ КоАП 17.7 статьясы буенча ("Административ хокук бозу турында эш башкаруны гамәлгә ашыручы вазыйфаи затның законлы таләпләрен үтәмәү") җаваплылыкка тартылды. Әлеге фактка кагылышлы материалларны экологлар Әлмәт шәһәре судына тапшырды, мәхкәмә Көньяк-Көнчыгыш территориаль инспекторлары карарын хуплады. Хокук бозучы зат, әлеге карар белән ризалашмыйча, Татарстан Республикасы Югары судына шикаять белдерде. Югары суд шулай ук экологлар бәяләмәсен хуплады.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте