Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында республикада сәнәгать калдыклары белән эшләү буенча региональ оператор институты кертү мәсьәләләре хакында сүз булды.
Ведомство башлыгы Александр Шадриков "Трейд Металл" компаниясе вәкилләре белән очрашты, әлеге компания калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек башкара. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татар табигать саклау районара прокуратурасы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Татарстан Республикасындагы федераль хезмәт идарәсе вәкилләре катнашты. Чарада катнашучылар III-IV куркынычлылык классына караган җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча региональ оператор институты кертү өлешендә федераль һәм төбәк норматив актларына кертү өчен планлаштырылган үзгәрешләр хакында сөйләште.
Әлеге эш калдыкларны максималь дәрәҗәдә хуҗалык әйләнешенә кертергә, күмелә торган калдыклар күләмен киметергә, шуның белән берлектә әйләнә-тирәлеккә булган техноген йогынтыны киметергә булышачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте