250 кв. м. туфрак элеккечә җитештерү һәм куллану калдыклары астында. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары очкыч ярдәмендә күзәтү барышында Әлмәттәге җитештерү базасы территориясендә янә җитешсезлек очрагына тап булды.
Әмәт тавы урман паркы территориясендәге "Йорт" эко-үзәгендә экологик проектлар презентацияләнде һәм "Экосити-2018" конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы барча шәһәрләрдә мәктәп укучылары арасында уза. Өстәлгән чынбарлык технологияләрен кулланып, "Экосити-2018" җыелмасы нигезендә Казан шәһәренең 6-10 сыйныф укучылары 13 проект әзерләгән.
Узган ялларда Казан федераль университетында Татарстанның танылган зоологы һәм экологы Валериан Иванович Гаранинның 90 яшьлек туган көне уңаеннан тантаналы чара булып узды.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары РФ ЭЭМ Минзәлә районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә карьерда законсыз эшләү очрагына тап булды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары Зәй муниципаль районында рейд караулары уздырды. Белгечләр тарафыннан 7 җитештерү базасы территориясендә табигать саклау законнарын бозу очраклары ачыкланды: әлеге урыннар көнкүреш калдыклары, ботаклар, кирпеч ватыклары, кара металл ломы белән чүпләнгән иде
"Без – табигать дуслары" – Арча районының Үчәле балалар бакчасында шундый шигарь белән конкурслы, викториналы һәм театральләштерелгән тамашалы, кызыклы, истә калырлык һәм гоманлы бәйрәм узды.
Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 2114 мөрәҗәгать килде. Шулардан 962 мөрәҗәгать "Мәктәп эко-патруле" телефон программасы аша, 423 – "Халык контроле" системасыннан, 375 мөрәҗәгать WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары аша алынды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 354 мөрәҗәгать алынды.
Тагын ике чүплек урыны ачыкланды һәм экологлар таләбе буенча юкка чыгарылды. Экологик мониторинг кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районының Татар Сараланы авылында көнкүреш калдыклары белән чүпләнгән урынны ачыклады.
Алабуга районында ташландыкларны тирәнтен эшкәртү чараларын тормышка ашыру эшенә комплекслы якын киләчәкләр. Бүген Алабугада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, "САРИЯ Био-Индастрис Волга" ҖЧҖ һәм Алабуга муниципаль районы хакимияте арасында өч яклы килешүгә кул куелды.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Алабуга шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Күчмә киңәшмә кысаларында ведомство башлыгы "Алабуга" махсус икътисад зонасының табигать саклау эшчәнлеге белән танышты, шулай ук "Роквул-Волга" ҖЧҖнең җылылык изоляциясе материаллары җитештерү һәм "Кастамону Интергрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖнең агач эшкәртү урыннарын карады.