Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары Зәй муниципаль районында рейд караулары уздырды. Белгечләр тарафыннан 7 җитештерү базасы территориясендә табигать саклау законнарын бозу очраклары ачыкланды: әлеге урыннар көнкүреш калдыклары, ботаклар, кирпеч ватыклары, кара металл ломы белән чүпләнгән иде. "Әлеге фактлар "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" федераль законның 51 статьясын бозу булып санала. Хәзерге вакытта ачыкланган 5 очрак буенча гаепле затлар ТР КоАП 3.6 ст. ("Җирлекләрнең һәм шәһәр округларының территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу") буенча административ җаваплылыкка тартылды, икесе буенча тикшерү эше алып барыла", – дип хәбәр итте Чулман аръягы ТИ белгечләре.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте