Алабуга районында ташландыкларны тирәнтен эшкәртү чараларын тормышка ашыру эшенә комплекслы якын киләчәкләр. Бүген Алабугада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, "САРИЯ Био-Индастрис Волга" ҖЧҖ һәм Алабуга муниципаль районы хакимияте арасында өч яклы килешүгә кул куелды. Документта чаралар комплексы билгеләнә, алар райондагы экологик вәзгыятьне яхшыртырга булышачак. Эшләнгән план нигезендә "САРИЯ Био-Индастрис Волга" ҖЧҖдә ташландыкларга тирәнтен чистарту уздырылачак. Чистарту корылмалары комплексын һәм буны конденсацияләү җайланмасын әзерләү күздә тотыла. Чаралар планы белән эшләү 2018-2021 еллар чорына исәпләнгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте