Әлмәт ш. Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге № 25 урта мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучылар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясендә булды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында министр Александр Шадриков чүп яндыру заводы төзелешенә кагылышлы мәсьәләдә активистлар белән эшлекле очрашу уздырды. Фикер алышу темаларының берсе заводны урнаштыру планлаштырыла торган райондагы әйләнә-тирә мохитнең торышын мониторинглауга багышланды.
2018 елның 5 июненнән 7сенә кадәр Мәскәүдә "Россия – дөньякүләм су базарында: көндәшлеккә сәләтле булу, компетенцияләр, инновацияләр" темасына II Россиякүләм су конгрессы узачак. Чара Россиянең су хуҗалыгын һәм судан файдалануга бәйле барча тармакларын заманча экологик чакыруларны, яңа технологияләрдә, идарә модельләрендә һәм финанслаудагы ихтыяҗларны исәпкә алып, модернизацияләү юнәлешләре турында фикер алышуга багышланачак.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре рейд барышында Сөйки авыл җирлегендә терлекчелек калдыкларын саклау өлешендә экология таләпләренең сакланмавын ачыклады.
Тикшерүгә алынган 557 үрнәк һәм 1296 лаборатор анализ. Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре шул күләмдә тикшерүләр уздырды. Заманча технологияләр һәм җайланмалар ярдәмендә даими рәвештә су объектларына 30 химик һәм биологик күрсәткеч буенча мониторинг гамәлгә ашырыла.
Питрәч районы, Көек авылы янәшәсендәге урын. Экологик тикшеренү барышында биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары законсыз карьер булуын ачыклады.
Аксубайда үсеп килүче яшь буынны экологка багышлау тантанасы булды. Биредә ТР урман хуҗалыгының элеккеге министры Александр Гуляев истәлегенә "Уяну" эко-фестивале узды.
"Экодесант" Әлмәтнең "Кванториум" балалар технопаркында тукталды. Шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә укучыларны суның һәм туфракның сыйфатына анализ ясау буенча тәҗрибәләр, интерактив уеннар һәм экологик викториналар көтә иде.
Бүген Казанның 6-10 сыйныфларында укучы, биология һәм экология белән кызыксынучы балалар шәһәрнең "Яшь эколог мәктәбе" практикумы кысаларында дәресләргә кереште. Тыңлаучылар өчен беренче эко-дәресне "Йорт" эко-үзәгендә ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәре Айсылу Ибраһимова уздырды.
Шушы көннәрдә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсенә файдалы казылмаларны законсыз табу факты турында хәбәр килеп иреште. Битараф булмаган гражданин Чистай районының Галактионово авылында "кара казучы"ларның эш итүе хакында хәбәр итте.