250 кв. м. туфрак элеккечә җитештерү һәм куллану калдыклары астында. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары очкыч ярдәмендә күзәтү барышында Әлмәттәге җитештерү базасы территориясендә янә җитешсезлек очрагына тап булды. Әлеге урынны чүпләгән өчен оешма директоры РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә инде административ җаваплылыкка тартылган булган, ләкин экологлар күрсәтмәсенә берничек тә җавап бирмәгән. Күрсәтмәне үтәмәгән өчен вазыйфаи затка Киров районының 1 номерлы суд участогы Җәмәгать судьясы тарафыннан штраф билгеләнде.
Хәзерге вакытта законсыз чүплек урыны буенча Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары тарафыннан юридик затка карата РФ КоАП 8.2 ст. буенча административ беркетмә төзелде, 100 мең сум күләмендә штраф салынды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте