Бүген Питрәч районының Иске Шигали авылында экологлар таләбе буенча санкцияләнмәгән чүплек урыны тәртипкә китерелде. ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары чүплек өемен квадрокоптер ярдәмендә ачыклады.
Республикада яшәүче, битараф булмаган һәркем яшелләндерү һәм төзекләндерү эшендә катнаша ала. Республикадагы санитар-экологик икеайлык кысаларында агачлар утырту һәм территорияләрне җыештыру акцияләре дәвам итә. Әйтик, Лениногорскида 2 га урында 1500 яшь чыршы үсентесе утыртылды. Ылыслы үсентеләрне Лениногорск урманчылыгы хезмәткәрләре бүлеп бирде.
Апас муниципаль районында җитешсезлекләрнең бетерелүен тикшерүгә багышланган рейд булды. Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Табар-Черки авыл җирлегенә элегрәк бирелгән күрсәтмәнең үтәлү-үтәлмәвен тикшерде.
Казанның Локомотив комлыгында шундый исемле акция узды. Чара кысаларында волонтерлар, "Чиста булачак" хәрәкәте тарафдарлары, РГО вәкилләре Идел елгасының яр буе территориясен тиешле санитар торышка китерде.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Нокса елгасына агынты ташлану фактын ачыклады. Канализация ерылуы турында хәбәр Министрлыкның "кайнар линия"сенә алынды.
Чүпне сортларга аеру өчен системалы якын килү һәм шартлар тудыру, каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерү. Чистай районында яшәүчеләр табигать саклау ведомстволары җитәкчеләренә шушындый һәм башка төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Яр Чаллының 31 номерлы мәктәбенең 7 сыйныфында укучылар әйләнә-тирәлек объектларын тикшерүнең заманча методлары белән танышты. Балалар Ык буеның махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясендә булдылар.
Башкортостан башкаласында 2018 елның 6 июненнән 8енә кадәр "ВДНХ-ЭКСПО" күргәзмәләр комплексында III Халыкара экология форумы узачак. Чара программасында – экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, пленар утырышлар, семинарлар, табигать саклау темаларына дискуссияләр, мөмкин булган акцияләр һәм флэшмоблар. Форумның максаты – илнең табигый байлыкларын саклау проблемасына игътибар юнәлтү, әйләнә-тирә мохиткә булган мөнәсәбәтне үзгәртү, экологик үзаң тәрбияләү.
14 яшьтән 35 яшькәчә булган кешеләр Яшьләрнең "Коррупциягә каршы бергәләп!" халыкара коррупциягә каршы социаль реклама конкурсында катнаша ала. Максаты – яшьләрне коррупция күренешләрен профилактикалау максатларында социаль реклама эшләү һәм аннан файдалану эшенә җәлеп итү, җәмгыятьнең халыкны коррупциягә каршы агарту эшендә прокуратура органнары һәм дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итүдә эш тәҗрибәсе формалаштыру, Армения, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстан яшьләрен коррупцияне профилактикалауда катнашуга җәлеп итү.
Татарстанның Төньяк төбәгендә 660 квадрат метр җир чүп-чардан арындырылды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында санкцияләнмәгән рәвештә булдырылган чүплек урыннары юкка чыгарылды. Республиканың төньяк өлешендәге муниципальрайоннарның территорияләрен очкыч ярдәмендә тикшерү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары табигать саклау законнары бозылуның 123 очрагын ачыклады.