ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары РФ ЭЭМ Минзәлә районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә карьерда законсыз эшләү очрагына тап булды. Шәһәр территориясендә Минзәләдәге предприятиеләрнең берсе тарафыннан гомумтаралган файдалы казылма (балчык) алу эше лицензиясез башкарыла иде. Урында эшләүче махсус техникадан экологлар килгән вакытта биш йөк машинасы күләмендә гомумтаралган файдалы казылма (балчык) алынды. Хәзерге вакытта әлеге хокук бозу факты буенча тикшерү эше алып барыла, нәтиҗәдә хокук бозучыларга карата законлы йогынты чаралары күреләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте