Башкаланың якын-тирә районнары территорияләре тиешле санитар торышка китерелде

2018 елның 25 мае, җомга

Тагын ике чүплек урыны ачыкланды һәм экологлар таләбе буенча юкка чыгарылды. Экологик мониторинг кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районының Татар Сараланы авылында көнкүреш калдыклары белән чүпләнгән урынны ачыклады. Чүпләнгән урынның гомуми мәйданы 1400 квадрат метр тәшкил итә иде. Хәзерге вакытта территория тиешле санитар торышка китерелде. Моннан тыш, очкыч ярдәмендә күзәтү барышында республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә инспекторлар Югары Осланда санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклады. Табигать саклау законнары бозылу очрагы шулай ук оператив рәвештә хәл ителде.

"Чүплек урыны – кеше яшәешенең экологик стандартларга туры килмәү билгесе, үз-үзеңне хөрмәт итмәү, үз сәламәтлегеңә карата җавапсыз караш дигәнне аңлата", – дип билгели ҮТИ белгечләре һәм гражданнарны әйләнә-тирә мохиткә карата аңлы һәм сакчыл карашта булырга чакыра.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International