Экологик аң уятып

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Аксубайда үсеп килүче яшь буынны экологка багышлау тантанасы булды. Биредә ТР урман хуҗалыгының элеккеге министры Александр Гуляев истәлегенә "Уяну" эко-фестивале узды. Фестиваль кысаларында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре район экология конкурсларында җиңүче яшьләрне истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Биредә шулай ук табигать турында китаплар һәм рәсемнәр күргәзмәсе узды һәм кайнатмаларның төрле төрләре демонстрацияләнде, кул эшләнмәләре күргәзмәсе һәм "Үз кулларың белән тудырылган гүзәллек" мастер-классы узды. "Нәни аксубайлылар өчен без интеллектуаль конкурслар оештырдык, ә белгечләр табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде", – дип сөйли Министрлыкның Идел-Чулман территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов.

Җирле китапханә янәшәсендә районның актив халкы яшь чыршы агачлары утыртты. "Алар биредә яхшы гына үсеш алыр, без моңа ышанабыз. Табигатьне сакларга һәм безнең районны киләчәк буыннар өчен яшелләндерергә тырышырбыз", – дип сөйләде җирле халык.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International