Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында министр Александр Шадриков чүп яндыру заводы төзелешенә кагылышлы мәсьәләдә активистлар белән эшлекле очрашу уздырды. Фикер алышу темаларының берсе заводны урнаштыру планлаштырыла торган райондагы әйләнә-тирә мохитнең торышын мониторинглауга багышланды. Хәзерге вакытта тәүлек дәвамында экологлар тарафыннан атмосфера һавасының пычрануы тикшерүдә тотыла. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча ГМСИ һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ягыннан да контрольлек алып барыла. Очрашу барышында калдыклар белән эш итү тармагын үстерү зарурлыгы турында сүз барды, шул исәптән, һәр җирдә аралап җыюны һәм эшкәртү куәтләрен үстерү мәсьәләләре дә күтәрелде. Калдыклар белән эш итү өлкәсендә килештерелгән конструктив тәкъдимнәр эшләү өчен Татарстан Республикасы территориясендә әлеге мәсьәләләр турында фикер алышуларда катнашучы активистларны эшче төркем составына кертү карары кабул ителде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте