Бүген Казанның 6-10 сыйныфларында укучы, биология һәм экология белән кызыксынучы балалар шәһәрнең "Яшь эколог мәктәбе" практикумы кысаларында дәресләргә кереште. Тыңлаучылар өчен беренче эко-дәресне "Йорт" эко-үзәгендә ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәре Айсылу Ибраһимова уздырды. "Чисталык дәресе" кысаларында ул укучыларга экология фәне, әйләнә-тирәлекне саклау өчен һәркемнең нәрсә эшли алуы турында сөйләде, лектор шулай ук экология һөнәре һәм Министрлыкның күзәтчелек эшчәнлеге турында да җиткерде. "Мин ышанам, әлеге мәктәпне узып, балалар экология-биология дисциплиналары буенча тирәнтен белем алачак, бу белемнәр аларга олимпиадаларга әзерләнгәндә булышачак. Биредә алга таба ясалачак мөстәкыйль тикшеренү проектларына, фәнни конференцияләрдә чыгышларга һәм төрле дәрәҗәле конкурсларда катнашу өчен фундамент салына", – дип билгеләде ул. Ике атналык программа ботаниканы, зоологияне, гомуми экологияне өйрәнүне һәм проект эшчәнлеген үз эченә ала, теория һәм практика блокларыннан тора. Яшь натуралистларны кыр практикасы, фәнни методикаларны үзләштерү, өйрәнү-тикшеренү эшләре язу һәм аларны яклау көтә. Шулай ук практикум кысаларында "Үсемлекләр", "Хайваннар" һәм "Тикшерүчеләр" номинацияләре буенча фотографияләр конкурсы узачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте