Дафнияләр һәм инфузория-башмакчылар нәрсә ул? ЭКОлабораториядә Әлмәт укучыларына шул хакта сөйләделәр

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Әлмәт ш. Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге № 25 урта мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучылар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясендә булды. Махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе хезмәткәрләре балаларга токсикологик контроль уздыруның ни өчен кирәк булуы, һавадан, судан, туфрактан анализ үрнәкләренең ничек алынуы һәм бу максатларда нинди аналитик җайланмаларның кулланылуы хакында сөйләде. Шулай ук экскурсия барышында мәктәп укучылары микроскоп аша дафнияләрнең һәм инфузория-башмакчыкларының нинди кыяфәттә булуын күрде. Лаборатория белгечләре балалар өчен химия кебек фән белән таныштыручы махсус сынаулар сериясен әзерләп куйган иде. Балалар коры боз әзерләде, лакмус кәгазенең нәрсәдән гыйбарәт булуын белде, туклану продуктларында крахмал булу-булмавын, суның катылыгын һәм күп кенә башка нәрсәләрне ачыкларга өйрәнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International