"Экодесант" Әлмәтнең "Кванториум" балалар технопаркында тукталды. Шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә укучыларны суның һәм туфракның сыйфатына анализ ясау буенча тәҗрибәләр, интерактив уеннар һәм экологик викториналар көтә иде. ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты хезмәткәрләре балаларга экологиянең актуаль проблемалары турында, әйләнә-тирә мохитнең кеше организмына булган йогынтысы турында, шулай ук органик продуктларның нәрсәдән гыйбарәт булуы хакында сөйләде. Галимнәр балаларның игътибарын туфракның әйләнә-тирә мохитнең иминлеге өчен әһәмиятле роль уйнавына юнәлтте: "Туфракта яшәеш өчен кирәкле барча туклыклы матдәләр бар. Аның төп үзлеге – уңдырышлылык, аны сакларга һәм якларга кирәк. Туфраклар бик акрын барлыкка килә, 100 ел эчендә аларның куәте 0,5-2 см арта". Шулай ук белгечләр җавапсыз гражданнар тарафыннан ташланган көнкүреш калдыкларының никадәр озак таркалуы турында да сөйләде: консерв банкасы – 90, полиэтилен пакет – 200 елдан артык, ә пыяла меңнәрчә ел таркала.
Мәктәп укучылары өчен танып белүле интерактив дәресләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә "Экояз-2018" акциясе кысаларында уза.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте