Туган төбәкнең җир асты байлыкларын саклау. Чистай районында гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу очрагы чикләнде

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсенә файдалы казылмаларны законсыз табу факты турында хәбәр килеп иреште. Битараф булмаган гражданин Чистай районының Галактионово авылында "кара казучы"ларның эш итүе хакында хәбәр итте. Инспекторлар кичекмәстән урынга чыкты. Гомумтаралган файдалы казылманы (балчыкны) законсыз алу факты расланды. Хәзерге вакытта җир асты байлыкларыннан законсыз файдалану очрагы чикләнде, әлеге хокук бозу очрагы буенча материаллар Чистай шәһәре прокуратурасына процессуаль карар кабул итү өчен тапшырылды.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International