ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре рейд барышында Сөйки авыл җирлегендә терлекчелек калдыкларын саклау өлешендә экология таләпләренең сакланмавын ачыклады. Җирле ферма агынтылары җирлек рельефы буйлап Мордвасу елгасына агып төшә торган булган. Әлеге факт буенча экологлар хокук бозучыларга карата РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") буенча һәм РФ КоАП 8.13 ст. 4 өлеше ("Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу") буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеде.
Оператив чаралар күрү нәтиҗәсендә җитешсезлек очрагы юкка чыгарылды. Хәзерге вакытта агрофирма эшчәнлеге барышында барлыкка килә торган калдыклар җиһазландырылган котлованга трубаүткәргеч буенча суыртыла. Алга таба ул сөрүлек кырларына чыгарылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте