Нугайбәктән алып Мөслимгә кадәр – катамаран белән. Эко-активистлар Ык елгасы буйлап сәяхәткә чыкты

2018 елның 17 августы, җомга

Яр Чаллыда Ык елгасы буйлап сәяхәтчеләр кузгалды. 24 кыю эко-активист: Рус география җәмгыятенең җирле бүлек әгъзалары, Яр Чаллы дәүләт педагогик университеты студентлары һәм волонтерлар Нугайбәк авылыннан Мөслим авылына кадәр катамаранда барып җитәргә планлаштыра. "Безнең максат рекреация генә түгел, ә тикшеренү дә. Без җирле үзенчәлекле урыннарны күрәчәкбез, туган төбәкнең табигый шартларын өйрәнәчәкбез", – дип сөйли чарада катнашучылар. Аларның сәяхәте 16 августта старт алды һәм 19 августта тәмамланачак.

Ык елгасы буенча сәяхәт Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге тарафыннан оештырылган. "Әлеге акция экологик культура формалаштыру һәм эко-туризмны популярлаштыру өчен булыша. Һәм ул бу сезонда соңгысы түгел, башка елгаларда да берничә шундый чара уздыру планлаштырыла", – дип билгели сәяхәтне оештыручылар.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International