Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Кондырча елгасына агынты су ташлаучыларның эзенә төште. Административ эзләтү эше гражданнарның мөрәҗәгате буенча июль аенда башланган иде. Дроннар һәм фототозаклар кулланып уздырылган оператив-эзләтү чаралары барышында экологларга пычрату чыганагын билгеләү мөмкин булды. Каты көнкүреш калдыклары полигоныннан 300 метр аралыкта сыр цехыннан кузгалып киткән автоцистерна яңадан агынты агызды. Хокук бозу урынында тоткарланган машина йөртүче шунда ук качты. Административ хокук бозу коралы буларак, транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
"Квадрокоптердан төшерелгән видео һәм җирлекне тикшерүләр мондый гамәлләрнең берничә мәртәбә башкарылуын раслады. Пычратуның суммар мәйданы 3000 кв. м. тәшкил итте", – дип хәбәр итте инспектор Ригина Рафагәтдинова. Эколог өстәгәнчә: "Кондырча елгасына сөт җитештерү калдыклары яңгыр сулары белән эләккән".
Хәзерге вакытта административ эзләтү эше дәвам итә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте