Су саклау зоналары буйлап уздырылган рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районы территориясендә Шемелка елгасының яр буе полосасын басып алу фактына тап булды. Коммерцияле булмаган "Тверетиновский" бакчачылык ширкәтендә дәүләт инспекторлары ятьмәле койма белән уратып алынган кишәрлекне ачыклады, ул сулыкка юлны ябып тора. Әлеге урында ясалган үлчәүләргә караганда, металл койма судан бер метрда урнашкан. "Без РФ Су кодексының 6 ст.2 п. бозу очрагына тап булдык – су объектының яр буе полосасына үтеп керү мөмкинлеге чикләнгән. Әлеге статьяның 6 өлеше нигезендә яр буе линиясе су кисеменнән 20 метр киңлектә булырга тиеш һәм һәр гражданин ярда йөрү, ял итү һәм һәвәскәрләрчә балык тоту өчен аннан файдалану хокукына ия", – дип аңлатты инспекторы Артур Шакирҗанов.
Юридик зат РФ КоАП 8.12.1 ст. буенча ("Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле рәвештә үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү") административ җаваплылыкка тартылды. Экологлар шулай ук законсыз корылманы да сүтү йөкләмәсен бирделәр. Җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә үтәлмәгән очракта, бакчачылык ширкәте РФ КоАП 19.5 ст. ("Дәүләт күзәтчелеген (контролен) гамәлгә ашыручы органның (вазыйфаи затның), федераль законнар нигезендә дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыруга вәкаләтле оешманың (вазыйфаи затның), муниципаль контрольне гамәлгә ашыручы органның (вазыйфаи затның) законлы күрсәтмәсен (карарын, йогынты актын) срогында үтәмәү") нигезендә җаваплылыкка тартылачак, ә эш материаллары судка тапшырылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте