Александр Шадирков һәм җәмәгатьчелек вәкилләре Яр Чаллыда калдыкларны эшкәртү технологиясе белән танышты

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Калдыклардан сыйфатлы һәм экологияле продукцияне ничек алырга? Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков бүген икенчел чимал эшкәртү өлкәсендә Яр Чаллы тәҗрибәсе белән танышты. Активистларның иҗтимагый төркеме, журналистлар, "Гринпис" халыкара экология оешмасы вәкилләре белән берлектә ул "Проминдустрия" эшкәртү компаниясен карады. "Әлеге эш тармагы мөмкинлекле булсын өчен, шәһәрдә чүпне аралап җыю тәҗрибәсен кертү эше алып барыла. Бу эштә безгә "Чиста кәгазь" экологик хәрәкәте булыша, пластик шешәләр һәм алюминий банкалар җыю өчен контейнерлар урнаштыруны оештыра", – дип билгеләде "Проминдустрия" җитәкчесе Николай Атласов.

Ул кунакларны полиэтилен, пластмасса һәм агач материалы калдыкларын эшкәртү тармаклары, макулатура калдыклары эшкәртүнең һәм лак-буяу материалларын регенерацияләүнең технологик процессы белән таныштырды.

Шулай ук визит кысаларында 84 нче лицей каралды, аның базасында калдыкларны аралап җыю эше кертелгән. "Яр Чаллыда җайга салынган система – "Проминдустрия" җитәкчесе Николай Атласовның, иҗтимагый оешмаларның, шәһәр хакимиятенең, мәгариф учреждениеләренең уртак конструктив эшенең нәтиҗәсе, биредә балалар кече яшьтән үк экологиягә аңлы һәм җаваплы карарга өйрәнеп үсә. Әлеге зур, әһәмиятле һәм кирәкле эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәсе килә", – дип билгеләде Александр Шадриков.

"Безнең эш тәҗрибәсе барча республика өчен файдалы булыр, дип өметләнәм. Без калдыкларны грамоталы итеп, заманча утильләштерергә һәм эшкәртергә, аларның күләмен киметергә тиеш. Боларның барысы да уңайлы тормышта чагылыш табачак", – дип ассызыклады Николай Атласов.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International