Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 6088 мөрәҗәгать килде. Бүгенге көндә мәктәп укучылары экологларның иң актив ярдәмчеләре булып тора. Барлык хәбәрләрнең 44%ы "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы аша алардан килде. "Халык контроле" системасы аша экологлар тарафыннан 992 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары аша 858 хәбәрләмә каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1622 мөрәҗәгать алынды.
Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;
- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте